Түбән Камада беренче сыйныф укучысына суккан укытучы хөкем ителгән

Беренче сыйныф укучысына зыян китергән укытучы штраф түләячәк
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Түбән Кама шәһәре суды тарафыннан, Түбән Каманың 29 нчы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Аракчееваны гаепләү буенча җинаять эше каралган. 43 яшьлек ханым беренче сыйныфта белем алучыга сугуда гаепләнгән.
Суд утырышында билгеле булганча, агымдагы елның 16 нчы гыйнварында мәктәп ашханәсендә Аракчеева беренче сыйныф укучысының чәченнән төрле якка йолкый башлый. Ныклы төртү нәтиҗәсендә малай идәнгә егыла, өстәвенә явыз укытучы аның бер тотам чәчен дә йолкып чыгара.
Яклау ягы фаразлаганча, беренче сыйныф укучысы ашханәдә тәртипсезләнеп, сыйныфташ кызын азык белән буяп пычраткан, моны күргән укытучы малайның чәченнән тарткан. Әмма бу фаразны суд-медицина экспертизасы кире каккан, чөнки укучының башында чәчсез урыннар булуы ачыкланган.
Түбән Кама шәһәре суды Аракчееваны гаепле дип таный һәм аңа 2500 сум күләмендә штраф билгеләнә, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.