Илсур Метшин: “Без казанлыларга Аккош күлен кайтарырга тиеш”

Бүген шәһәрлеләрнең ял итү урыны – Аккош күлендә насос станциясе эшли башлады, ул аның саеккан өлешен су белән тутырачак
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Казанның Киров районында Аккош күлендә насос станциясе куелды, ул саеккан сулыкны су белән тутырачак һәм шәһәрлеләрнең яраткан ял итү урынына элеккеге матурлыгын кайтарачак. Күлнең киләчәге турында биредә журналистларга Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.
Заманында дүрт сулыкны тоташтырган Аккош күле системасы хәзерге вакытта юкка чыккан диярлек. Казанлылар Казан-Мәскәү трассасы буендагы парк зонасы яныннан үткәндә бердәнбер Кече Акккош күлен генә күрергә күнеккән. Бу күл дә шулкадәр саеккан ки, ул да ял итүчеләрне үзенә җәлеп итми инде.
«Казангеология» фәнни-җитештерү предприятиесе җитәкчесе Владимир Соколов күлләрнең юкка чыгуының сәбәбен күлнең саегуы белән аңлата. Якындагы территориядә автотрасса һәм “Оргсинтез” заводы сәнәгать зонасы массаккүләм төзелеше нәтиҗәсендә, сулык 30 квадрат километр мәйданнан 12 кв.метрга кадәр кимегән. Моннан тыш, сулык кибә. Сулык балансы бозылу нәтиҗәсендә, күл тулысынча саеккан, хәзерге вакытта Кече Аккош күленең сулык мәйданы 16 гектар тәшкил итә. Башка күлләрдә су бөтенләй дә калмаган.
«Казангеология» фәнни-җитештерү предприятиесе казанлыларның тарихи ял итү урынын саклап калу өчен күлне ясалма рәвештә су белән тутырырга тәкъдим итте.
Владимир Соколов сүзләренчә, күлне даими су белән тутырып тору күлнең төбен су үткәрми торган грунт белән ныгытуга караганда отышлырак икән. Бу арзан гына түгел, ә даими алышынып торган су экологик яктан чиста да.
Казан мэры Илсур Метшин бүген бу системаны һәм насос станциясен карап, геологлар эшләгән эш нәтиҗәсеннән канәгать калды. Шәһәр җитәкчесе сүзләренчә, хәзер күл тирәсендәге парк зонасын яхшыртырга кирәк. И.Метшин хәбәр иткәнчә, “Баско” компаниясе парк зонасын төзекләндерергә теләк белдергән инде. Хәзерге вакытта паркны төзекләндерү проекты әзерләнә.
“Аккош күле кебек урын Казанда гына түгел, мөгаен, бөтен республикада да юктыр, - дип белдерде Илсур Метшин журналистларга биргән интервьюсында. – Мондый байлык бөтен шәһәрдә юк, без казанлыларга Аккош күлен кайтарырга бурычлы”.