Алмания Илчесе кырым татарлары хәле белән кызыксынды

Алмания Илчесе Ганс-Юрген Гаймзьют: «Халыкара җәмәгатьчелек КАР ЮРның Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген тануга борчыла»
(Симферополь, 23 сентябрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Алмания Илчесе Ганс-Юрген Гаймзьют: «Халыкара җәмәгатьчелек КАР ЮРның Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген тануга борчыла», - диде. Бу турыда ул Симферопольгә эш визиты барышында кырымтатар халкы Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев белән очрашу вакытында белдерде. Немец дипломаты сүзләренчә, Ауропа илләренең күпчелеге һәм халыкара институтлар бу фактны читтән стимуллаштырылган сепаратизмны демонстрацияләү дип бәяләгәннәр.
Илче билгеләп үткәнчә, Көнбатыш Ауропа илләрендә рус-грузин конфликты нәтиҗәләре зур борчу тудыра, шул уңайдан әлеге көч куллану белән бәйле конфликтлы вакыйганы чишү буенча мөмкин булган чаралар тикшерелә.
Очрашу барышында шулай ук кырым татарларының хокукларын тергезү, Украина үзәк органнарының һәм җирле хөкүмәтнең кырымтатар халкы проблемаларына мөнәсәбәте мәсьәләләре дә тикшерелде.
Немец дипломаты белән россия-грузия конфликты мәсьәләсен тикшергәндә, Милли Мәҗлес рәисе кырымтатар халкының Кавказда килеп туган вакыйгаларга карата нык борчылуын белдерде һәм Кырымда да шулай ук милләтара конфликтның кабынып китү куркынычы яшәп килү турындагы фикерне әйтте.
Дипломат Киевта һәм Кырымда үткәрелгән очрашулары нәтиҗәләреннән чыгып, Украина хөкүмәтенең ярымутрау үсешенә керткән өлеше бик үк артык югары һәм нәтиҗәле түгеллеген, ә халыкның республика хөкүмәте һәм үзәк органнар гамәлләреннән, нигездә, канәгать түгеллеген билгеләп үтте.
Илчене Кырымның автономия итеп игълан ителүенең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре кызыксындырды.
Очрашуда катнашкан Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Рефат Чубаров шушы сорауга ачыклык кертеп: «Кырым татарлары 1944 елда үзләренең тарихи ватаннарыннан көчләп депортацияләнә, шуннан соң 1945 елда Кырым автономиясе бетерелә һәм Кырым өлкә булып кала. Кырым татарлары шуннан соң дистәләгән еллар буена бер-берсеннән аерып алып булмастай ике шигарь - «Ватанга кайту һәм үз дәүләтчелеген тергезү» шигарьләре астында көрәш алып бара», - диде.
Мостафа Җәмилев: «Украинаның кырымтатар халкы хокукларын кайтаруга юнәлтелгән законнарын әзерләү һәм кабул итү буенча тупланган тәҗрибә, халыкара экспертларның һәм махсус халыкара структураларның, аерым алганда, Ауропа Шурасының турыдан-туры катнашуыннан башка, озак еллар сөргендә йөреп, үз Ватанына кайтырга омтылучы халыкның хокукларын тергезүгә корылган гадел законнарның тиз арада кабул ителүенә ышаныч юклыгын күрсәтә», - дип ассызыклады.