Яшел Үзәнгә “А” гепатиты янамый

Яшел Үзәнгә “А” гепатиты янамый

(Яшел Үзән, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Ольга Савельева, Дмитрий Катаргин). Яшел Үзән эпидемиологлары хәбәр иткәнчә, шәһәрдә А гепатиты буенча хәл тыныч.

Шәһәрлеләргә әлеге авыруны эләктерү әлегә янамый. Соңгы сигез айда сары чире белән авыруның 7 очрагы гына теркәлгән, соңгысы августта булган. Авыручылар арасында алты өлкән һәм бер яшүсмер бар.

Яшел Үзәндә авыруны йоктыру, нигездә, сырхау кеше белән аралашудан була. Аны кисәтүнең төп чаралары – шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү. Моннан тыш белгечләр яшелчә һәм җимешләрне яхшылап юарга киңәш итә.