Ульяновскида “Ак яулыклы әниләр” дигән кичә үтте

Ульяновскида “Ак яулыклы әниләр” дигән кичә үтте

(Ульяновски, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновскида “Ак яулыклы әниләр” дигән кичә үтте һәм анда 1992 елда барлыкка килгән “Мөслимә” исемле хатын-кызлар оешмасы турында сүз алып барылды. Оешма үз вакытында хатын кызлар арасында байтак эшләр башкарды. Гаиләдә тәрбия мәсьәләләре, ачылган мәдрәсәләргә асыл затларыбызны җәлеп итү, изге ана теленең тәрбияви әһәмиятен аңлату, шул исәптән аерым татар сыйныфларына балалар туплау ягыннан да зур өлеш кертте ул.

Ләкин соңгы арада “Мөслимә”нең җитәкчесе Равия Абдуллинаның, көтмәгәндә һәм бернинди әзерлексез, Йошкар-Олага күчеп китүе аркасында бу оешманың эшчәнлеге сүлпәнләнде. Шуңа күрә бу кичәнең максаты итеп тә оешманың эшен җанландырып җибәрү куелган иде. Җыелган ханымнар “Ак калфак” оешмасы төзергә булдылар.

Бу чара бала тәрбияләүдә әни кешенең роленә багышланган ярыш-бәйге кебек оештырылган өлештән башланды. Биш өстәл артында утырган ханымнарга төрле-төрле сораулар язылган кәгазьләр таратылды. Һәм “өстәлләр” шул сорауларга җаваплар бирергә, җыр башкару, шигырь сөйләү буенча да үз осталыкларын күрсәтергә тиешләр иде. Мәдрәсәдә динебезне өйрәтүче Венера ханым Вахитова оста җырчы булып чыкты. Ләкин ул бу кичәгә җыелган халыкның күңелен җыр белән түгел, ә мөнәҗәтләр белән яулады.

Ә җырчылар Ринат Садыйков белән Алсу Туктарова кичәгә җыелган асыл затларыбызны матур җырлары белән сөендерде.