ТР Югары судында "Кызыл Шәрык"ның генераль директорын заказлы үтерү эше буенча башлангыч тыңлаулар үтте

ТР Югары судында "Кызыл Шәрык"ның генераль директорын заказлы үтерү эше буенча башлангыч тыңлаулар үтте

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә ТР Югары судында "Кызыл Шәрык" сыра кайнату компаниясенең генераль директоры Әйбәт Әйбәтовны заказлы үтерүдә гаепләнүче коммерсант Борис Булатовның эше буенча башлангыч тыңлаулар үтте.

Искә төшереп үтәбез, бу атна башында республика прокуратурасы Борис Булатовның табыш алу нияте белән (РСФСР Җинаять Кодексының 102 маддәсе) үтерүдә гаепләнү эшен тикшереп бетерде һәм ТР Югары судына тапшырды.

Әйбәт Әйбәтовны үтерү факты буенча җинаять эше 1996 елның 20 февралендә кузгатылган. "Кызыл Шәрык"ның 45 яшьлек директоры Казанда үз йорты янында үтерелгән иде - киллер тавышйоткыч Макаров пистолетыннан аткан.

1995 елда "Кызыл Шәрык" сыра кайнату компаниясенең генераль директоры Әйбәт Әйбәтов һәм "Сандра" ААҖ хуҗасы Борис Булатов Казанда бергә "Кока-кола" эчемлеге җитештерү турында килешү төзегәннәр. Соңрак эшмәкәрләр арасында керемне бүлү өлкәсендә низаг чыккан. Тикшерү фаразлавынча, Булатов нәкъ шул вакытта партнерын үтерергә карар иткән.

Татарстанның прокуратура вәкилләре элек билгеләп үткәнчә, җинаятьне башкаруга Сергей Павлов җәлеп ителгән. Ул "Һади Такташ" оештырылган җинаятьчелек төркеменең актив әгъзасы, элек эшмәкәр Борис Булатовның саклау хезмәтен җитәкләгән. Булатов үзе - заказчы.

Сергей Павлов 2003 елның уртасында тоткарланган. Ул үз гаебен һәм үтерүдә Борис Булатовның да катнашу фактын таныган. Татарстанның Югары суды 2005 елның мартында үтерүче Павловны 9 елга хөкем итте.

Борис Булатовны Әйбәт Әйбәтовның үтерүне оештыручы буларак җавапка тарту карары 2003 елның декабрендә чыгарылган, аннан соң ул халыкара эзләүгә бирелгән. Ул 2004 елның 12 февралендә Испаниянең "Интерпол" Милли үзәк бюросы тарафыннан тоткарланган.

Башлангыч тыңлауларда гаепләнүче һәм аның адвокаты Александр Коган Борис Булатовның үтерүдә катнашкан булуын тулысынча кире какты.

Бу эшне ТР Югары судында карау 10 октябрьгә билгеләнгән.