Тиздән Казанда «Иделем акчарлагы» бәйгесе узачак

Тиздән Казанда «Иделем акчарлагы» бәйгесе узачак

(Казан, 23 cентябрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). ТР ның балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты каршында эшләп килүче “Идел” яшьләр үзәге агымдагы елда яшь каләм тибртүчеләрнең “Иделем акчарлагы” дип исмеләнгән бәйгесен игълан иткән иде. Яшьләр үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, бәйгедә катнашырга теләк белдереп, Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, Томски, Ижау шәһәрләреннән, Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән барлыгы илледән артык яшь язучы мөрәҗәгать иткән.

Быелгы бәйгенең жюри әгъзалары да билгеле. Алар – шагыйрь Газинур Морат (жюри рәисе), шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, драматург Данил Салихов, язучылар Камил Кәримов һәм Галимҗан Гыйльманов. Хәзерге вакытта жюри яшҗ язучыларның иҗат җимешләрен тикшерә. Тиздән, барлык эшләр дә тикшерелеп беткәннән соң, Казанның “Чишмәкәй” дип исемләнгән лагерьенда бәйгенең йомгаклау туры узачак.

Билгеле булганча, “Идел” яшьләр үзәге каршында үткәрелә торган “Иделем акчарлагы” бәйгесе моннан алты ел элек 14 тән 30 яшькәчә булган яшьләрне һәм яшүсмерләрне татар әдәбияты белән кызыксындыру, аларның сәләтләрен ачу максатыннан оештырылган иде. Шул дәвердән бирле анда күп кенә яшь каләмче үзенең иҗат мөмкинлеген сынап карады. Күпләре исә әлеге бәйге ярдәмендә иҗатта үз юлын да тапты.

Быелгы бәйгенең дә программасы шактый бай булмакчы. Бәйгедә катнашучылар өчен әдәби кичәләр оештырылачак һәм “түгәрәк өстәл”ләр үткәреләчәк. Ул гына да түгел, һәр елдагыча, язучылар җитәкчелегендә остаханәләрдә эшләү дә планлаштырыла. Шулай ук Казанның истәлекле урыннарына һәм мәдәни күңел ачу урыннарына сәяхәт оештырылачак.

Соңыннан исә “Идел” яшьләр үзәге иң яхшы дип табылган әсәрләрдән торган “Иделем акчарлагы” исемле җыентык чыгарырга планлаштыра.