Түбән Кама мәктәбе укытучысы шәһәр тарихы турында китап язган

Түбән Кама мәктәбе укытучысы шәһәр тарихы турында китап язган

(Түбән Кама, 23 сентябрь, "Татар-информ", Николай Фомин). Түбән Каманың 1958-1967 еллар чоры турында "Нижнекамский промышленный округ: годы становления" исеме астында шәһәр тарихы китабы дөнья күрде. Аның авторы - 16нчы мәктәпнең тарих укытучысы Гадилә Хуҗина, ул китапны 5 ел язган.

Гадилә Хуҗина Мәскәү, Казан һәм Түбән Кама архивларында эшләгән, кешеләр белән очрашкан, кызыклы фактларга тап булган. Мисал өчен, Түбән Камада нефть эшкәртү заводы 60нчы елларда ук төзелергә тиеш булган. Түбән Каманың җирле төрмәләрендәге тоткыннар дөрестән дә төзегән, әмма зур булмаган объектлар гына. Басманың тиражы - 100 нөсхә.