^Казанның Идел буе районы судында Эчке эшләр идарәсенең законсыз рәвештә наркотиклар сатуда гаепләнүче элеккеге хезмәткәре Елена Марьина эше буенча тыңлаулар башланды

^Казанның Идел буе районы судында Эчке эшләр идарәсенең законсыз рәвештә наркотиклар сатуда гаепләнүче элеккеге хезмәткәре Елена Марьина эше буенча тыңлаулар башланды

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанның Идел буе районы судында Эчке эшләр идарәсенең законсыз рәвештә наркотиклар сатуда гаепләнүче элеккеге хезмәткәре Елена Марьинова эше буенча тыңлаулар башланды.

Казанның Идел буе районы Эчке эшләр идарәсенең Наркоманнар тарафыннан кылынган җинаятьләрне ачыклау буенча оператив эзләү бүлеге башлыгы Елена Марьинаны бу елның 4 маенда наркотикларны контроль сатып алудан соң тоткарлаганнар. Ул коллегаларына фатирында сакланган составында наркотик булган матдәләрне үз иреге белән тапшырган. Тикшерү белән Татарстан прокуратурасы шөгыльләнгән.

Республика прокуроры ярдәмчесе Әнвәр Мөхәммәтҗанов хәбәр итүенчә, Елена Марьина РФ Җинаять Кодексы 3нче өлеше 228-1 маддәсе буенча ("Вәкаләтләрне файдаланып зур күләмдә наркотик матдәләр сату") гаепләнә. Аңа гаебен таныган очракта 8-20 ел ирегеннән мәхрүм итү һәм 1 миллион сумга кадәр штраф салу яный.

Тикшерү Елена Марьина Казан территориясендә наркотиклар таратучы төркем оештыруын ачыклаган. Бу төркемгә гаепләнүченең туганы һәм танышы җәлеп ителгән, үзе җитәкчелек иткән - наркотиклар сатып алган, хезмәт урыныннан файдаланып җинаятләр кылу өчен уңай шартлар тудырган. Тикшерү фаразларынча, төркем 2002 елдан башлап эш иткән.

Гаепләнүче Елена Марьинаның җинаять эше биш томнан тора, анда 25 шаһит бар.

ТР прокуратурасында җинаятьне ачуда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең ТР буенча идарә хезмәткәрләре зур роль уйнавын билгеләп үттеләр.