Казанга Хунань Кытай провинциясе делегациясе килде

Казанга Хунань Кытай провинциясе делегациясе килде

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ", Сергей Семеркин). Казанга вице-губернаторы Сю-Юньчжао җитәкчелегендә Кытайның Хунань провинциясе вәкилләре делегациясе танышу сәфәре белән килде. Бүген Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында министрлыклар, югары һәм урта белем бирү учреждениеләре вәкилләре Кытай делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин кунакларны мәгарифне реформалау өлкәсендә төп юнәлешләр белән таныштырды. Татарстан эшләнмәсенең төп аермасы - теге яки бу юнәлешләр буенча эшчәнлелекнең нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә торган индикатив күрсәткечләр булуында.

Кытай делегация вәкилләре хәзер Кытайда түрәләр һәм педагоглар эшли торган төп юнәлеш - укучыларның дәресен киметү турында сөйләде. Кытай Халык Республикасында да Россиядәге кебек балалар сәламәтлеген саклау проблемасы кискен тора.