Камазлылар эш партнерларын юбилейлар белән котлый

Камазлылар эш партнерларын юбилейлар белән котлый

(Чаллы, 23 сентябрь, "Татар-информ", Илисә Ганиева). "КАМАЗ" ААҖ вәкилләре автозавод хезмәттәшлек иткән предприятие юбилейлары уңаеннан үткәрелә торган чараларда катнаша. Бүген "КАМАЗ" ААҖ компаниясенең сәүдә-финанс үсеше департаменты директоры Гомәр Шәймәрдәнов Кемерово ремонт-механика заводының 40 еллыгына багышланган чараларның дәрәҗәле кунагы булачак. Башта авыр машина төзелеше өчен стандарт булмаган җиһаз җитештергән предприятие ун ел элек юл төзелеше һәм коммуналь техника чыгарырга кереште. Аларның яртысыннан күбесе "КАМАЗ" автомобильләр шассие базасында монтажлана.

Берничә көн элек Гомәр Шәймәрдәнов Кострома өлкәсендә булды. Биредә Галич автокран заводында 10 меңенче "Галич" кранын чыгару тантанасы үткән. 60 еллык тарихы булган предприятие бу краннарны 10 ел чыгара инде. "КАМАЗ" ААҖ белән 1996 елда хезмәттешлек итү заводка краннарның сыйфатын, ышанычлылыгын, йөк күтәрүчәнлеген яхшыртырга мөмкинлек биргән. Хәзер предлприятие продукциясенең 70 проценты "КАМАЗ" автомобильләр шассие базасында чыгарыла.