“КАМАЗ” ААҖ Машина төзүчеләр көнен билгеләп үтә

“КАМАЗ” ААҖ Машина төзүчеләр көнен билгеләп үтә

(Чаллы, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Бүген Чаллының “КАМАЗ” мәдәният йортында 25 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы кичә уза. Аңа предприятиенең алдынгы эшчеләре чакырылган. Биредә шулай ук автогигантның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү дә булачак.

Заводның 11 эшчесенә бүген “Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе” исеме бирелү турында таныклыклап тапшырылачак. Әлеге мактаулы исемгә лаеклылар арасында Зәйдән “КАМАЗ-автотехника” бүлендек предприятиесе генераль директоры Илдус Баянов, автомобильләр буенча баш конструктор Анатолий Жабин, пресс-рама заводы наладчигы Владимир Мелешко һ.б. бар. Тагын 20 кешегә “КАМАЗ” ААҖнең атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме биреләчәк. Кичә исә йөзләгән камазлыларга мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Бүген яшь белгечләргә аерым игътибар биреләчәк. Быел беренче тапкыр “КАМАЗ”га эшләргә килгән 130 кешегә автогигантның фәнни-техник үзәгенә экскурсия оештырылачак. Аларны автозаводның әйдәүче конструкторлары белән очрашу һәм заводның үсеш перспективалары турында сөйләшү көтә. Яшь белгечләрне Машина төзүчеләр көне белән котлаячаклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырачаклар.