Ел саен Татарстанның ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгында 10га якын авария була

Ел саен Татарстанның ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгында 10га якын авария була

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Ел саен Татарстанның ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгында 10га якын авария була. Бүген Казанда үткән утырышта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ТР Комиссиясе катнашучылары республика территориясендә авария нәтиҗәсендә нефть һәм нефть продуктлары түгелүне кисәтү һәм бетерү турында фикер алышты.

Утырышны ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Валерий Власов ачты. Ул июнь аеның илебез халкы өчен техноген аварияләргә бай булуын искәртеп узды. Аларның иң зурысы Тверь өлкәсендәге Октябрь тимер юлындагы авария булды. Анда Зубцово-Аристово станцияләре арасында мазут тутырылган 26 цистерна полотнодан чыккан иде. Нәтиҗәдә, 500-700 тонна мазут туфракка түгелде, бер өлеше елгага, шул исәптән Иделгә эләкте.

Соңгы елларда безне республикада да нефть һәм нефть продуктлары түгелү белән бәйле берничә хәл булды. Мәсәлән, 1999 елның 4 сентябрендә Чулман елгасында ике судно бәрелеште. Елгага 100 тонна нефть түгелде. 2000-2005 елларда республикада берничә, шул исәптән Лаеш районындагы торба үткәргечтә һәм Чистай районының продукт үткәргечендә аварияләр булды. Бу очраклар үткәргечләрне законсыз ярып керү сәбәпле булган, дип билгеләп үтте Валерий Власов.

Россия техник күзәтчелек үзәгенең ТР буенча технологик һәм экологик күзәтчелек идарәсе рәисе урынбасары Александр Черенков Песчаные Ковалида булган диверсияне искә төшерде, ул вакытта нефть үткәргеч шартлап, янгын чыккан иде. Александр Черенков сүзләренчә, соңгы елларда республикада шундый 12 очрак теркәлгән, нигездә, алар криминаль үтеп керү һәм торбалар коррозиясе аркасында булган.

Комиссия әгъзалары нефть һәм нефть продуктлары түгелүне кисәтү һәм бетерү буенча республика предприятиеләрендә һәм оешмаларындагы планнар структурасы норматив документлар таләпләренә туры килми, а рекомендацияләр исә законнарга каршы килә. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, Татарстан икътисады объектларының начар тәэсиреннән территорияләрне һәм халыкны яклау вазифалары тулы күләмдә башкарылмый. Комиссия республиканың икътисад объектларын тикшерү буенча эшче төркем төзергә карар итте. Моннан тыш, якын арада нефть һәм нефть продуктлары түгелү нәтиҗәләрен бетерү буенча комплекслы территориаль план эшләнәчәк.