Чаллыда “Игътибар, балалар!” операциясе тәмамланды

Чаллыда “Игътибар, балалар!” операциясе тәмамланды

(Чаллы, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Чаллы ЮХИДИдә 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр үткән “Игътибар, балалар!” еллык традицион операциясенә йомгак чыгардылар. Акция уку елы башы алдыннан балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән иде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре ай дәвамында шәһәрнең урам чатларында, мәктәп яннарында кизү торды, беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар үткәрде. Кызганычка каршы, гомумән алганда, юл-транспорт һәлакәте үсеше акциянең нәтиҗәләрендә дә чагылыш тапкан. Узган ел шундый операция барышында балалар катнашында 9 һәлакәт булса, быел алар 21гә җиткән. Шуларның алтысы балаларның үз гаебе белән. Мәсәлән, ике биш яшьлек сабый ярамаган урында юлга йөгереп чыгып, автомобиль астына эләккән. Ата-аналарның саксызлыгы чак кына фаҗига белән тәмамланмаган. Зыян күрүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозган яшь велосипедчы да бар.

ЮХИДИ статистикасы буенча, 7-10 яшьлек мәктәп укучылары үзләрен аеруча ваемсыз тота. Шулай да балалар катнашында һәлакәтләрнең төп гаеплеләре булып йөртүчеләр кала. “Игътибар, балалар!” операциясе вакытында балаларны урамнарда гына түгел, квартал эчендәге һәм, хәтта, йорт ишегалларында да бәрдерү теркәлгән.