"Автоградбанк" эшмәкәрләр өчен семинарлар үткәрә

"Автоградбанк" эшмәкәрләр өчен семинарлар үткәрә

(Чаллы, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә "Автоградбанк" ЯАҖ "Аудекс" аудитор компаниясе белән бергә Чаллыда кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен бухгалтер хисабы проблемалары буенча ике семинардан торган серия ачты. Беренче семинарда 90 кеше катнашты, аларның өчтән ике өлеше - "Автоградбанк"ның даими клиентлары. Оештыручылар планы буенча 6 октябрьдә булачак чираттагы семинар юридик заттан башка эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләрне җыярга тиеш.

"Киләчәктә мондый семинарларны үткәрүне дәвам итәргә планлаштырабыз. Банк клиентларның бухгалтерлык хисабының сыйфатлы булуы белән кызыксына," - диде "Автоградбанк" ЯАҖнең идарә рәисе урынбасары Наталия Половинко.