"Татар-информ" җәлилчеләрне искә алу кичәсен онлайн күрсәтәчәк

Кичә 25 августта 12:00 сәгатьтә булачак.
(Казан, 23 август, "Татар-информ"). 25 августта 12:00 сәгатьтә Татар китабы йортында Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсе узачак. Чараны "Татар-информ" сайтында онлайн карарга мөмкин. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/390/