Казан дары заводында куркыныч җитештерүдән баш тартырга ниятлиләр

Генераль директор Александр Лившиц сүзләренчә, киләчәктә предприятиедә яңа гражданлык юнәлешләре үсеш кичерәчәк.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Казан дары заводы җитәкчелеге алдагы эш юнәлеше хакында фикер алыша. Төп максатларның берсе – куркыныч җитештерүдән баш тарту. Бу хакта РБК агентлыгы предприятиенең генераль директор Александр Лившицка сылтама белән хәбәр итә.

«Барлык куркыныч производстволар да ябылыр дип көтелә. Биредә яңа гражданлык юнәлешләре үсеш кичерәчәк. Чыннан да, проектлар күп, әмма ниндидер конкрет эшләр хакында сөйләргә әле иртәрәк», - диде Александр Лившиц.

Аның сүзләренчә, ел дәвамында инде кайбер юнәлешләр билгеләнәчәк.