420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). ВорлдСкиллс чемпионаты көннәрендә Казанда кунакханәләр туристлар белән якынча 95 процентка тулган. Бу хакта ТР туризм буенча комитеты рәисе Сергей Иванов “Казан Экспо”дагы матбугат конференциясендә әйтте.
“Бүгенгә кунакханәләр 95 процентка тулган. Аерым кунакханәләр 100 процент тулган”, - диде Иванов.
Сергей Иванов бу вакыйгадан кунакханә җитәкчеләренең бик шат булуын әйтте. “Билгеле, алар үзләре планлаштырган керемне ала, әле өстәмә чаралар да уздыралар – утырышлар, очрашулар. Мондый чаралар күбрәк кирәк, һәм елына берничә тапкыр дип әйтәләр”, - диде Иванов.
Туризм комитеты рәисе әйтүенчә, кунаклар чемпионатның аерым көннәрендә генә түгел, барлык көннәрендә дә бик күп. Иванов мисал итеп Шамов хастаханәсе бинасында урнашкан Kazan Palace by Tasigo кунакханәсен китерде. Анда ВорлдСкиллста катнашучы делегатлар урнашкан.
“Дөресен генә әйткәндә без бу вакыйгага шул дәрәҗәдә кызыксыну булыр дип көтмәгән идек. Билгеле инде, ярышларда катнашучы яшьләр килә. Әмма без күп сандагы делегацияләр, кунаклар, җанатарларның да килүен күзәтәбез”, - диде Иванов.