Камалиев урамында хәрәкәт өлешчә ябыла

Вакытлыча чикләүләр А.Камалиев проспектының 44 номерлы йорты янында төзекләндерү эшләре алып бару белән бәйле.
(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Иртәгәдән, ягъни 23 августтан, 17 сентябрьгә кадәр Совет районында А.Камалиев проспектының 44 номерлы йорты янында җәяүлеләр сукмагы һәм юл автомобильчеләр өчен ябыла.Бу хакта мэрия сайты хәбәр итә.Вакытлыча чикләүләр сәүдә үзәгенә юл төзү эшләре белән бәйле.