Иртәгә Казанда травматолог-ортопедлар конгрессы ачыла

Чараның максаты – дәвалауга карата бердәм караш формалаштыру.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанның “Корстон” комплексында травматолог-ортопедларның VI Евразия конгрессы ачыла. Аның эшендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Конгресска Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һм Үзбәкстаннан травматология һәм ортопедия өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр җыелачак, Бөекбритания, Германия һәм Словакиядән экспертлар чыгыш ясаячак. Чараның максаты – дәвалауның бердәм ысулларын формалаштыру, бу имгәнгән һәм ортопедия авырулары булган пациентларны дәвалау нәтиҗәлелеген күпкә яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Искәртеп үтик, 2017 ел, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, травматизм һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары профилактикасы елы буларак игълан ителгән иде.

Травматизм актуаль медицина-социаль проблемаларның берсе булып тора. Ел саен дөньяда имгәнүләрдән һәм кыйналудан 5 миллионнан артык кеше үлә, бу үлем күрсәткечләренең 9 процентын тәшкил итә. ВИЧ, малярия, туберкулездан да шуның кадәр кеше үлә. Татарстанда 2016 елда травматизм күрсәткече 1 мең кешегә 103,4 не тәшкил иткән, ягъни һәр унынчы кеше.

2016 елда барлыгы 400115 имгәнү теркәлгән, шул исәптән 99 826 сы – балаларда. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 8046 имгәнү алынган, шул исәптән 714 имгәнүгә балалар дучар булган.