Чаллыдагы йорт диварына бала рәсеме ясаганнар

Әлеге сурәткә карата шикаять белдерүчеләр дә булган.
(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Чаллыдагы йорт диварына бала рәсеме ясаганнар. Әлеге сурәт 26/08 нче йортның ян диварында пәйда булган.
 
Әлеге эшне танылган рәссамнар Марат Билалов һәм Татьяна Спиридонова башкарган, дип яза "Вести КАМАЗа". Алар шәһәрнең 43 нче комплексындагы бер йортка Җиңү Ордены сурәтен төшерүчеләр буларак та яхшы таныш.
 
Яңа эшне башкарып чыгарга – уйнап утыручы бала һәм аның баш очындагы ак күгәрченне ясарга дүрт көн вакыт сарф ителгән. Ул йортның Яшьлек проспекты ягына төшерелгән, диелә.
 
Шунысы игътибарга лаек: шәһәрнең кайбер кешеләре әлеге эшне ошатмаган. "Халык контроле" хезмәтенә, мәсәлән, йортчылар ризалыгыннан башка гына ясалды, дип шикаять калдыручылар да булган.