Чаллыда шәһәр көне уңаеннан автокарнавал үтәчәк

Сәнгать әһелләре төрле паркларга туктап шәһәрдәшләребезне концерт номерлары белән куандырачак.

(Чаллы, 23 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). 30 август – Шәһәр көнендә Чаллыда «УРАМFEST» дип аталган истәлекле чара үтәчәк. Аның кысаларында артистлар утырган 25 КАМАЗ машинасы төп проспектлар буенча үтәчәк. Сәнгать әһелләре төрле паркларга туктап шәһәрдәшләребезне концерт номерлары белән куандырачак, дип яза җирле басма.

"Чаллы һәрвакыт үзенең йөк автомобильләре белән дан тотты. КАМАЗларыбызы безне бар дөньяга танытты. Шуңа да без калабыз көнендә машиналар белән бәйле шундый үзенчәлекле парад оештырырга булдык", – ди мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Ногманова.

Машиналар иң элек Сидоровка паркында, Муса Җәлил проспекты буенча торачаклар. Көндезге бердән икегә кадәр иҗат коллективлары автомобильләрнең платформасына менеп чыгыш ясаячак. Җыр-биюләрдән кала цирк, курчак һәм драма театлары артистлары номерларын да күрергә мөмкин булачак.

Аннары колонналар Муса Җәлил, Яр Чаллы һәм Тынычлык проспектлары буенча үтеп Җиңү паркына киләчәк. Биредә шәһәрдәшләрне шулай ук бер сәгатьлек мәдәни программа көтә. Якынча 16:30 минутта автокарнавал Хәсән Туфан проспектыннан Чаллының төп мәйданына төшәчәк.