420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава була. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән республикада яңгыр явуы көтелә, аерым районнарда яшен вакытында 15-20 м/с тизлектә җил булуы көтелә. Көндез явым-төшем көтелми.
Төнлә Татарстанда иң түбән температура 10-15 градус җылы, иң югары – 18-23 градус.
Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә температура 11 градус җылы тәшкил итәчәк. Көндез – 22 градус җылы.