ТР беренче Президентының хәләл җефете Сәкинә Шәймиева юбилеен билгеләп үтә

“Татар-информ” МА Сәкинә ханымны туган көне белән котлый һәм ныклы сәламәтлек тели

  (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә ханым юбилеен билгеләп үтә. Ул 1939 елның 23 августында Казанда туган.

Ул 1954 елда Казан кооператив техникумының план-икътисад факультутына укырга кергән. Аны 1958 елда тәмамлап, Калинин (хәзерге Актаныш) районына эшкә киткән һәм шунда район кулланучылар берлегендә икътисадчы булып эшли башлаган. Анда Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәймиев белән танышкан, ул туган Әнәк авылына диплом алды практикасына кайткан булган.

1961 елда Минтимер Шәймиевкә кияүгә чыккан һәм яшь гаилә Мөслимгә күчкән. Биредә Сәкинә Шәймиева Мөслим районы кулланучылар берлегендә өлкән икътисадчы вазыйфасында эшли башлаган. 1962 елда ире белән Минзәләгә күчкәннәр һәм Минзәлә дәүләт сәүдә конторасына икътисадчы булып эшли башлаган.
1962 елда улы Айрат, ә 1964 елда Радик туган. Аннары Сәкинә ханым читтән торып Мәскәү югары финанс институтын тәмамлаган.

1967 елда М.Шәймиевне партия обкомына инструктор итеп чакыралар. Гаилә Казанга күчә. С.Шәймиева Җәмәгатьчелек туклану идарәсенә өлкән икътисадчы вазыйфасына эшкә урнаша.

1969 елда “Приборлар” махсус кибеттә өлкән икътисадчы, аннары Казан шәһәре ашханәләренең 3 нче трестында эшли. 1970 елда – ТАССР Сәүдә министрлыгында план-финанс бүлегендә, 1983 елда Үзәк универмагның план-финанс бүлегенә җитәкчесе эшенә күчкән. 6 ел эшләп, 1989 елда пенсиягә чыккан.
Шәймиевләрнең өч оныгы бар: Камилә, Тимур, Ләйлә.

“Татар-информ” МА Сәкинә ханымны туган көне белән котлый һәм ныклы сәламәтлек, иминлек тели.