news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада мәдәни мирас объектларын саклау турында фикер алышалар

Очрашуның максаты — мәдәни мирас объектларын саклау һәм заманча файдалану мәсьәләләре буенча фикер алышу.

Алабугада мәдәни мирас объектларын саклау турында фикер алышалар
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 24 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада РФ Иҗтимагый палатасының мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссиясенең һәм ТР Иҗтимагый палатасының уртак утырышы уза. Алар мәдәни мирас объектларын саклау һәм заманча файдалану мәсьәләләре буенча фикер алышу максатыннан җыелды.

Утырыш ике көн дәвамында барачак. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстанның Казан, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Бөгелмә, Болгар, Зөя, Тәтеш шәһәрләреннән 40ка якын эксперт катнашачак.

Кичә алар тарихи өлеш буенча йөреп чыктылар, яңадан торгызуны таләп итә торган һәм уңышлы файдаланыла торган мәдәни мирас объектларын карадылар. Нәтиҗәләр буенча резолюция кабул ителәчәк утырыш һәм дискуссия, бүген КФУның Алабуга институтында узачак.

Чарада тәҗрибә уртаклашу һәм Россиянең кече шәһәрләрендә һәм тарихи җирлекләрендә архитектура һәйкәлләрен саклау буенча тәҗрибә уртаклашу булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100