Интернетта өйдәге кул күтәрүгә каршы флешмоб популярлаша бара

Шул рәвешле, әлеге проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә телиләр.
(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдә өйдәкул күтәрүгә каршы #янехотелаумирать флешмобы популярлаша бара. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.Популяр блогерлар кыйналу эзләрен хәтерләткән гримлы фотоларын куя. Ә көч куллануга дучар булган яза хатын-кызлар үз тарихларын яза. Шул рәвешле, алар әлеге проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә телиләр. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров та үз фикерен әйтте.Парламентарий үзенең Facebook битендә хәбәр итүенчә, “Йорт-көнкүрештә көч куллануны кисәтү” турында закон проекты әзерләү һәм аны Дәүләт Думасына тәкъдим итү карары кабул ителгән. Чөнки илдәге күпләгән кеше, бигрәк тә хатын-кызлар өйдә көч куллануга дучар була. Әмма түзәләр һәм һәрвакытта да бу турыда әйтмиләр.