23 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

«Әлиф»че егетләр «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасын әзерли, WorldSkills дөнья чемпионаты волонтерлары беренче августтан эшли башлаячак.
WorldSkills дөнья чемпионаты волонтерлары беренче августтан эшли башлаячак / Утыз волонтер Kazan Expo үзәген ярышларга әзерлиячәк.«Әлиф»че егетләр «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасын әзерли / Тамаша 19 августта 19 сәгатьтә Заман сәнгате күргәзмәханәсендә күрсәтелә.«Алмачуар» фильмы Казахстандагы фестивальдә питчингның өченче этабына узган / Картинаны төшерүчеләр проектны гамәлгә ашыру өчен 20 миллион сум акча сораган.Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилеен уздырды / Юбилей уңаеннан ел дәвамында республика районнарында танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре катнашында “Китап бәйрәме” узачак.Башкорт дәүләт университетының татар бүлегенә барлыгы 47 гариза тапшырылган / Абитуриентларны кабул итү турындагы карарлар 1 августта басылып чыга башлаячак.Инстаграм челтәрендә министр Марат Әхмәтовның җыр җырлаган видеосы таралды / Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җырлавын халык яхшы бәяләгән.Сафаҗай авылында җәйге дини курслар тәмамланды / Авыл мәдрәсәсендә өч атна дәвамында 120 бала Ислам турында белем алган.“Иделне сәламәтләндерү” проекты буенча Казанда чистарту корылмалары төзеләчәк / Проект кысаларында Болгарда су әзерләү станциясе төзеләчәк һәм Татарстанның биш районында чистарту корылмалары төзекләндереләчәк.