420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Казаннан Камилла Хөсәенова "Россия туризм гүзәле 2018" (“Мисс туризм России 2018”) таҗына ия булды. Бөтенроссия матурлык бәйгесе финалы Чабаксарда 22 июльдә узды.
Проектта 27 кыз катнашты. Алар - шәһәр, республика, өлкә бәйгеләрендә җиңүчеләр.
Казанны шулай ук “Татарстан гүзәле 2018” финалисткасы, 17 яшьлек София Рябцова да тәкъдим итте.
"Россия туризм гүзәле" бәйгесе тарихында беренче тапкыр таҗ кабаттан бер үк төбәктә кала. 2017 елда бәйгедә Татарстан кызы Зөлфия Шәрәфиева җиңеп чыккан иде.
Камилла Хөсәенова төп титулга лаек булды. Аңа “Алмаз-холдинг” осталары тарафыннан ясалган эксклюзив таҗ кидерделәр. Хәзер Татарстан гүзәле Россияне халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.