Яшел Үзән районында ВИЧне 2 кеше йоктырган

12-18 июль көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 13 очрагы теркәлгән

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). 12-18 июль көннәрендә Татарстанда ВИЧ белән авыруның 13 очрагы теркәлгән. Шул исәптән Казанда авыруның - 8, Яшел Үзән районында – 2, Биектау, Түбән Кама районнарында берәр очрак күзәтелгән. Җәзаларны үтәү хезмәтенең Татарстандагы учреждениесендә ВИЧне 1 кеше йоктырган. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.