Республикада ОРВИ белән бәйле хәл тотрыклы

12-18 июль көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 5 мең 17 кешедә теркәлгән

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). 12-18 июль көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 5 мең 17 кешедә теркәлгән. Авыру күрсәткече 10 мең кешегә 19,46ны тәшкил иткән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, йогышлану белән бәйле хәл тотрыклы булып калган һәм эпидемия бусагасыннан 13,2 процентка түбән булган.
Казанда исә 16-22 июль көннәрендә инфекцияләр белән йогышлануның 3351 очрагы теркәлгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 4,5 процентка күбрәк. 2764 кешенең ОРВИ белән йогышлануы күзәтелгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 5,6 процентка артык. Әлеге мәгълүматны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.