Республикада бушлай социаль ташламалардан файдаланырга теләмәүчеләр саны 40 процентка арткан

Татарстанда бушлай социаль хезмәтләрдән баш тартып, аларны акчалата алырга теләүчеләр саны 4803кә җиткән.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). 1 июльгә булган мәгълүматка караганда, Татарстанда бушлай социаль хезмәтләрдән баш тартып, аларны акчалата алырга теләп, Пенсия фондына 4803 кеше мөрәҗәгать иткән. 1 майга бу сан 2516на тәшкил иткән иде. Димәк, социаль ташламалардан файдалану мөмкинлегеннән баш тартучылар саны 40 процентка арткан.
РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, социаль хезмәтләрдән баш тартучыларның күбесе Түбән Кама (408), Яшел Үзән (249), Бөгелмә (231), Әлмәт (189), Арча (151), Чистай (148), Зәй (112) районнарында күзәтелгән. Яр Чаллы шәһәрендә бушлай хезмәтләрдән баш каккан кешеләр саны - 746 һәм Казанда 1370 белән исәпләнгән.