Лаеш Америка кунакларын каршы алды

“Америка советы” җәмәгатьчелек оешмасы Грант отучыларны Россиягә юллады

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Америка кунаклары Россиягә, дөресрәге Татарстанның башкаласы Казанга республикада яшәүчеләрнең традицияләре белән танышу һәм өйрәнү өчен килгәннәр, диелә ТР муниципаль районнары порталында.
Иң беренчеләрдән булып рус телен өйрәнүче һәм белем бирү учреждениеләрендә балаларны укытучы кунакларны Казан федераль университеты вәкилләре каршы алды. Лаеш районында исә америкалылар Сокура бистәсендәге Покров чиркәвенә сәяхәт кылдылар, Г.Р.Державин исеме белән бәйле булган истәлекле урыннарны карадылар. Лаеш музеендагы уникаль экспонатларга соклануларын белдерделәр. Куйбышев сусаклагычы һәм шәһәр пляжыннан да канәгать калдылар.
Америка вәкилләре республикада 6 атна булачак.