Казанда “тычкан бизгәге”н 6 кеше йоктырган

12-18 июль көннәрендә республикада “тычкан бизгәге”н йоктыруның 31 очрагы теркәлгән

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). 12-18 июль көннәрендә республикада “тычкан бизгәге”н йоктыруның 31 очрагы теркәлгән. Шул исәптән Казанда – 6, Әлмәт районында – 12, Түбән Кама районында – 9, Азнакай, Актаныш, Тәтеш районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә берәр очрак күзәтелгән. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.