Казан сулыкларында су коену тыела

Соңгы атнада Казанда халык күпләп коена торган сулыклардагы суга лаборатор анализ үткәрелде

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Соңгы атнада Казанда халык күпләп коена торган сулыклардагы суга лаборатор анализ үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казансу елгасы буендагы “Түбән Заречье”, Идел елгасы буендагы “Локомотив”, Изумрудное күле буендагы “Изумрудное” пляжларында, Дәрвишләр бистәсендәге “Комсомольский” ясалма сулыгында суның сыйфаты микробиологик күрсәткечләр буенча канәгатьләндерерлек түгел.
«Су каналы» муниципаль унитар ширкәте җитәкчесе һәм Совет районы хакимияте башлыгы исеменә суда коенуны тыючы белдерүләр урнаштыру турында факсограммалар җибәрелгән, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.