"Игелекле терминал” акциясе кысаларында 800 мең сумнан артык акча җыела

“Игелекле терминал” хәйрия акциясенең чираттагы этабын үткәрү кысаларында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 6 балага финанс ярдәме сертификатларын тапшыруга булышлык күрсәтә

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). “Игелекле терминал” хәйрия акциясенең чираттагы этабын үткәрү кысаларында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каты авырткан балаларны дәвалауга финанс ярдәме сертификатларын тапшыруга булышлык күрсәтә.
«Игелекле терминал» акциясен Республика хәйриячелек эше советы оештыра, һәм ул авыручы балаларга дәвалану, югары технологик операцияләр үткәрү өчен финанс ярдәме күрсәтү максатын күздә тота. Һәр теләгән кеше терминал аша акча сала ала.
Чираттагы акция кысаларында 800 мең сумнан артык акча җыела. Сертификатлар 6 балага тапшырыла. Тантанада муниципалитетлар җитәкчеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре, иганәчеләр катнаша, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты.