news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда туризм һәм җәйге ял мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы үткәрелә

Барлык чаралар Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә оештырыла.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Казанда туризм һәм җәйге ял мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы бара.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,барлык чаралар да Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында К.Маркс урамы, 31/7 адресы буенча оештырыла.

Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова ТР Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе президенты Евгений Терентьев белән берлектә туры эфирга чыгачак. 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр алар татарстанлыларның кайда ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта алулары турында сөйләячәкләр, ә эфир тәмамлануга ук алдан язылган кешеләрне кабул итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100