Чирмешән районының Лашман авылында үзсалым акчасына парк ясарга планлаштыралар

Район буенча 4 миллион 141 мең 300 сум үзсалым акчасы җыелган.

(Чирмешән, 23 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Лашман авылында үзсалым акчасына парк ясарга планлаштыралар. Район буенча 4 миллион 141 мең 300 сум үзсалым акчасы җыелган, район буенча 4 миллион 141 мең 300 сум үзсалым акчасы җыелган.

Лашман авыл җирлегендә 2021 ел өчен үзсалымны планлаштырылган кадәр (436 мең сум) 1 апрельгә җыеп бетергәннәр. Җирлектә үзсалым түләргә тиешле 1090 гражданин исәпләнә, һәр кеше 400әр сум үз өлешен керткән.

Лашманлылар бу акчаларга Әмир авылындагы Тансык чишмәсен һәм Лашмандагы тагын бер су чыганагын да ремонтларга ниятли. Тансыкка керү юлындагы брусчатка азрак тәртипкә китереләчәк, ә Лашмандагы чишмәгә брусчаткадан яңа сукмак салырга кирәк була. Моннан кала башка кайбер ремонт эшләре дә планлаштырылган.

Лашман авылы халкы телендә Степан бабай чокыры дип аталган урында парк ясау өчен проект ясау эшләре дәвам итә. Документ эшләрен 2020 елгы үзсалым акчасына башлап җибәргәннәр, быелгы акчаларның да берникадәре шуңа тотылачак. Республикадан бүленәчәк акчалар тулысынча кайтып бетсә, авыл урамнарына юл билгеләре ясату, Лашман һәм Әмир авыллары зиратлары янына чүп-чар салу өчен зур бункерлар алу да күздә тотыла.