Кулланучылар федераль хезмәтендә сыйфатлы алкогольне сайлау турында сөйләделәр

Алкогольле продукцияне лицензияле стационар сәүдә оешмаларында гына сатып алу киңәш ителә.

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте кулланучыларга алкоголь сайлау буенча киңәшләр бирде. Бу хакта ведомство сайтындагы хәбәргә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

"Алкогольле продукцияне лицензияле стационар сәүдә оешмаларында гына сатып алыгыз. Сәүдә оешмаларында алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия танышу өчен уңайлы урында урнаштырылырга тиеш", - диелә хәбәрдә.

Ведомствода хәмерне кулдан, павильоннарда, киоскларда, шулай ук интернетта сатып алмаска киңәш иттеләр. Алкогольне сайлаганда, бәясенә игътибар итәргә киңәш ителә. 40 процентлы аракыга минималь бәя - 0,5 литрлы шешәгә 205 сумнан да ким булмаска тиеш, коньякның минималь бәясе - шул ук күләмдәге шешә өчен 371 сум.

Моннан тыш, алкогольле продукция төргәгендә зарарланмаган федераль марка (үзебезнең алкоголь өчен) яки акциз маркасы (чит илнеке өчен) булырга тиеш. Штрихкодта җитештерүче, лицензия, тутыру датасы турында мәгълүмат булырга тиеш.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте теләсә кайсы смартфонга бушлай "Алко АнтиКонтрафакт" кушымтасын куярга мөмкин, аның ярдәмендә һәр шешәнең легальлеген тикшерергә була, дип искәртә.

"Алкоголь куллану культурасы мөһим. Шуны истә тотарга киңәш ителә: чамада барысы да яхшы, ә алкогольне артык куллану сезнең сәламәтлегегезгә файда китермәячәк, тик аңа зур зыян салачак", - дип өстәлә хәбәрдә.