23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Владимир Путин Татарстан халкын һәм республика кунакларын Сабантуй белән котлады, Июль аенда Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак.
Татарстанга Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде / Төрекмәнстан делегациясе Татарстанда җитештерелгән сәнәгать продукциясе күргәзмәсе белән танышты.Рөстәм Миңнеханов Тынычлык бистәсендәге Сабан туе бәйрәмен ачып җибәрде / Казан шәһәре Тынычлык бистәсендә Сабан туе бәйрәме узды.Владимир Путин Татарстан халкын һәм республика кунакларын Сабантуй белән котлады / Ул котлауда Татарстанда хөкем сөргән шатлык, ачыклык, кунакчыллык, ихлас, дустанә аралашу атмосферасын билгеләп үтте.Алексей Песошин Дәрвишләр бистәсе Сабан туе кунакларын бәйрәм белән котлады /  Татарстан Премьер-министры Сабан туеның барлык шәһәрләрендә һәм торак пунктларында диярлек үтүен әйтте.Миңнеханов: Безгә Төрекмәнстан белән сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтү кирәк / Татарстан Президенты Казан Кремлендә ил Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясен кабул итте.Төрекмәнстан Казанда Генконсуллык ачарга һәм авиарейслар санын арттырырга әзер / Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга эш сәфәре белән килде.Бохарада Сабантуй-2019 татар-башкорт бәйрәме узды / Бәйрәм «Үзбәкстан – безнең уртак йортыбыз» дигән девиз белән узды, шулай ук Үзбәкстан бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган иде. Июль аенда Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак / 5 июльдә (җомга) Татарстан Республикасы делегациясе бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак.Дәрвишләр бистәсендә биш еллык тәнәфестән соң кабат Сабан туе уза / Совет районы Сабан туена өч меңнән артык кунак җыелган.Ростов-Донда Сабан туе бәйрәме булды / Ростов-Донда Сабан туен 2003 елдан бирле билгеләп үтәләр.Казан ТЮЗы ишегалдында ачык һавадагы спектакль күрсәтелде / Артислар спектакль өчен декорация буларак театр ишегалдындагы кызыл кирпечле корылманы сайлаганнар.