Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 20,3 мең квадрат мәйданлы 40 йорт файдалануга тапшырылган

Кичә кичке киңәшмәдә бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). 2015 елның 22 июненә Татарстанда 932 мең квадрат метр  торак (еллык биремнең 38,8 проценты) файдалануга тапшырылган. Кичә бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Хөкүмәте йортында кичен узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республикада уздырылган өч айлык кысаларында (2015 елның 1 июненнән 31 августына кадәр) төзелеш объектларында эшләрне имин алып бару буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 июньнән 16 июньгә кадәр 54 хокук бозу очрагы ачыкланган. Административ хокук бозулар турында 17 беркетмә төзелгән.

Ул хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 932 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылды. Социаль ипотека программасы буенча 369 фатирлы гомуми мәйданы 20,3 мең кв.метрлы 40 йорт сафка бастырылган. Төзеләсе объектларның 82се төзелеп беткән диярлек, уртача әзерлектә - 20 объект, 6 объектта эшләр бик күп әле. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, соңгы 2 атнада объектларның техник әзерлеге уртача 2,5 процентка артты.

Тармак министры белдергәнчә, 2015 елда арендага биреләсе торак төзү программасы кысаларында 71 мең 399 кв метрлы 21 торак йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә 8 мең 119,8 кв метрлы 2 йорт  файдаланылышка тапшырылган. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча республикада 199 ветеран өчен 48 йорт төзелә.

Рөстәм Миңнеханов әлеге объектларны тизрәк файдалануга тапшырырга кушты. «Ветераннар өчен торак мәсьәләсен озакка сузарга ярамый. Җиңүнең 70 еллыгына без күп эш башкардык һәм бу эшне дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

Министр хәбәр иткәнчә, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 2015 елда 331 ятим баланы фатирлы итү планлаштырыла. Бу максатларга 356 млн 420 мең сум акча бирелде, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетыннан – 269 млн 810 мең сум, федераль бюджеттан субсидияләр – 86 млн  610 мең сум.

Шулай ук Ирек Фәйзуллин күп фатирлы инвестицион торак, аз катлы йортлар төзү, участок полицийскийларын торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Министр өлешле төзүне тикшереп тору турында да бәян итте. Бүген РФ Төзелеш министрлыгының рәсми реестрындагы 6 өлешле объектта, шул исәптән Казанда 5сендә, Чаллы шәһәрендә 1сендә контроль дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кирәк. Ул ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошинга бу мәсьәлә буенча республика киңәшмәсе уздыруны йөкләде.

Киңәшмә барышында шулай ук ТР  Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы   министры Ленар Сафин, «Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» башкарма директоры Тәлгать Абдуллин  чыгыш ясады.