Татарстанда 35 градуска кадәр җылы булачак

Республикада явым-төшем көтелми
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә аяз һава, явым-төшем көтелми.
Казанда температура 32-34 градус җылы, ә Татарстан буенча температура 30-35 градус тәшкил итәчәк.
25 июньгә каршы төндә Татарстанда аяз һава көтелә. Температура 13-18 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.