Табиблар сулыш алу органнары авыруларын дәвалау турында фикер алышты

Сарманда “Сулыш алу органнары авырулары” темасына фәнни-гамәли семинар үтте
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Сарманда “Сулыш алу органнары авырулары” темасына фәнни-гамәли семинар үтте. Анда республикабызның Азнакай, Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман үзәк район хастаханәләре табиблары – терапевтлар, пульмонологлар, гомуми практика табиблары, йогышлы авыруларны дәвалаучылар һәм фтизиатрлар катнашты.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш пульмонологы, Казан дәүләт медицина университетының фтизиопульмонология кафедрасы җитәкчесе, профессор, медицина фәннәре докторы Александр Визель үпкәләрнең хроник обструктив авыруы һәм саркоидоз авыруын диагностикалау, дәвалау мәсьәләләренә кагылышлы докладлар белән чыгыш ясады. Казан дәүләт медицина университетының 2-нче эчке авырулар кафедрасы җитәкчесе, профессор , медицина фәннәре докторы Равил Хәмитов пневмония авыруы булган кешеләрне күзәтү турында сөйләде. Чыгышлар соңында темаларга карата фикер алышынды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.