Нурлаттагы 99нчы һөнәри лицейда укулар тәмамланды

Уку йортының ике төркемендәге 43 чыгарылышка тантаналы шартларда авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты дипломнары тапшырылды
(Нурлат, 23 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Нурлатның 99 нчы һөнәри лицеенда белем алган 43 студент дипломлы булды, дип хәбәр итә “Дуслык” хәбәрчеләре. Уку йортының ике төркемендә белем алучыларга тантаналы шартларда авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты дипломнары тапшырылды.
Лицейны тәмамлаучылар ихтыяҗ зур булган һөнәргә ия булдылар.
- Сез бүген авыл хуҗалыгының теләсә кайсы техникасын иярли алачаксыз, шуңа белгечлек алдыгыз, - диде бу уңайдан лицей директорының укыту-производство буенча урынбасары Камил Фәйзуллин, чыгарылышларга диплом тапшыру тантанасында.
Кулларына диплом алган егетләр бүгеннән үк хуҗалыкларга кирәк кешеләр. Аларның бер өлеше армия сафларына китсә, калганнары авыл хуҗалыгы тармагында эшкә урнашачаклар.