Наталья Бутаева: “Сугыш ветераннарының күбесе торак шартларын икенчел базарда яхшырта“

Хәзерге вакытта ветераннарның тол калган хатыннары үзләренең торак шартларын яхшыруга хокукларын раслау белән мәшгуль

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). РФ Президентының 2008 елның 7 маенда чыккан “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында”гы Указы нигезендә торак шартларын яхшыртырга теләүчеләрнең санын фаразларга мөмкин түгел, чират гел үсеп тора. Хәзерге вакытта ветераннарның тол калган хатыннары үзләренең торак шартларын яхшыруга хокукларын раслау белән мәшгуль. Чират үсә бару белән, федераль бюджеттан акча килә тора. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белдерде.
Билгеле булганча, сугыш ветераннарына һәм инвалидларына, торак шартларын яхшырту максатыннан, федераль бюджеттан 943, 2 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелә. Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәте булган гражданнар бу суммага 36 квадрат метрлы торак сатып ала ала.
Агымдагы елның 21 июненә, торак шартларын яхшыртырга теләп, 10 115 кеше чиратка баскан, аның 1840ы 2010 елның 1 маеннан соң теркәлгән. “Бүгенге көнгә 7826 ветеран белән килешү төзелгән. Килешүләрнең 55 проценты – икенчел базарга, 31 проценты – социаль ипотекага, 14 проценты яңа төзелешләргә һәм Казанның “Шәһәрлеләргә торак” шәһәр программасына туры килә”, - диде Н.Бутаева.
6123 сугыш ветераны өчен федераль бюджеттан субсидияләр күчерелгән инде. 2993 ветеран яңа торакта яши башлаган.
ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Марат Надыршин сүзләренә караганда, районнарда яшәүчеләрдән, Казанда торак алырга теләп, заявкалар керә. Дәүләт торак фондының мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, аларны Казанның “Шәһәрлеләргә торак” шәһәр программасына да юллыйлар.
Н.Бутаева сүзләренә караганда, әгәр теге яки бу ветеран өчен субсидия фондка күчерелгән һәм ниндидер сәбәпләр аркасында фатирлар әзер түгел икән, ветеран яңа торакка күчмичә үлеп киткән очракта да, аның фатиры туганнарына мирас булып кала.