Кукмара “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй үтте

Үзәктәге балалар елга бер килә торган бәйрәмгә шактый озак әзерләнгән булып чыкты
(Кукмара, 23 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бәйрәм “Сабан туе” дигән җыр белән башланып китте, дип хәбәр итә “Хезмәт даны”. Балалар бер-бер артлы мәйдан түренә уздылар. Бик күп җырлар, шигырьләр әзерләгәннәр. Һәр бала үзенең талантын, осталыгын күрсәтергә ашыкты. Җитезрәкләре капчык киеп сикерде, күзне бәйләп, бүләкләр кисте, кашыкка йомырка куеп йөгерде.
Тернәкләндерү үзәге директоры Рәзинә Галиәхмәтова сүзләренә караганда, биредә сәламәтлеген ныгытучы һәр бала халкыбызның милли гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләнә.
“Шәфкать” үзәгенә йөрүчеләр арасында ел дәвамында төрле конкурс-бәйгеләр дә оештырыла. Анда балалар бик теләп катнаша. Кемдер сәнгать остасы, кемдер оста шахматчы, рәсем ясаучы... Бу балаларга Рәзинә Галиәхмәтова Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.