Казан медицина академиясе белгече Санкт-Петербургтагы мәктәп утырышында катнашты

Илсөяр Хәертынова «Вируслы гепатитлар терапиясенең өстәмә тәэсирен коррекцияләү» һәм «Гепатитлар һәм балалар» исемле докладлар белән чыгыш ясады
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина академиясенең йогышлы авырулар кафедрасы мөдире профессор Илсөяр Хәертынова Санкт-Петербургта узган фәнни гепатология мәктәбе эшендә катнашты.
Академиянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, июнь аенда Санкт-Петербургта күчмә фәнни гепатология мәктәбе утырышы узган иде. Аны Россия Медицина фәннәре академиясенең Төньяк-Көнбатыш бүлеге грипп буенча фәнни-тикшеренү институты оештырды. Илсөяр Хәертынова «Вируслы гепатитлар терапиясенең өстәмә тәэсирен коррекцияләү» һәм «Гепатитлар һәм балалар» исемле докладлар белән чыгыш ясады.
Мәктәп эшендә Мәскәү, Екатеринбург, Воронеж, Тольятти, Самара, Саранск, Краснодар һәм башка шәһәрләреннән йогышлы авыруларны дәвалаучы табиблар һәм гастроэнтерологлар катнашты. Алар В һәм С озак дәвамлы гепатитларның эпидемиологиясе һәм диагностика, бавыр циррозы, вируска каршы терапиядә гематологик өзлегүләр һәм башка мәсьәләләрне күтәрде.