Чистай районы Чулпан авылында якташлар очрашуы уздырыла

Шул уңайдан җыйнак кына Сабан туе булачак, авыл зиратында җирләнгәннәр рухына авылдашлар җыелып дога кылачак

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 3 июль көнне Чистай районы Чулпан авылында якташлар очрашуы уздырылачак. Сәгать иртәнге 10да башланасы тантанага Чистай районы муниципаль берәмлеге җитәкчелеге килер дип көтелә.

Хәзерге вакытта Чулпанда гомер итүче һәм шушы авылдан чыгып киткәннәр очрашуы уңаеннан, җыйнак кына Сабан туе булачак. Очрашуны оештыручылардан Чулпан авылы клубы мөдире Рушания Нигъмәтуллина сүзләренчә, Сабан туенда җиңүчеләргә бүләкләрне химаячеләр әзерли һәм әлегә ул сер булып тора. Шулай ук Чулпанның иң өлкән һәм иң яшь кешесе аерым бүләкләнәчәк. Халыкның күңелен ачар һәм бәйрәмне музыкаль чыгышлар белән бизәр өчен, район үзәге Чистай сәнгатькәрләре һәм тирә-як авыллар үзешчәннәре концерт программалары әзерләп киләчәк.

Чулпан каберлегендә җирләнгәннәрне авылдашлар очрашуы барышында бергәләп зыярәт кылу да ниятләнә. Әрвахларга дога кылу өчен, махсус рәвештә, Чистайның үзеннән хәзрәт алып киленәчәк.

Шунысы үзенчәлекле: 82 еллык тарихы булган әлеге татар авылы якташларын әле икенче мәртәбә генә бергә җыя: авылдашлар Чулпанга нигез салынуның 70 еллыгына туры китереп уздырылган беренче тапкыр төзеләчәк мәчетнең нигез ташы салу тантанасында тәүге очрашкан иде.

Рушания Нигъмәтуллина игълан иткәнчә, Чистай районы Чулпан авылы кешеләре 3 июльдә булачак тантанага чакырыла.