Айрат Фәррахов Мәскәүдә узган киңәшмәдә катнашты

Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгында “Сәламәтлек” илкүләм проекты буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгында “Сәламәтлек” илкүләм проекты буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Татарстанда югары технологик медицина ярдәме үсеше турындагы доклад белән республика сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанның 9 медицина оешмасында 19 профиль буенча 106 төр югары технологик медицина ярдәме күрсәтелә. «Быел федераль үзәк югары технологик медицина ярдәменә бүлеп биргән акча күләме ике тапкырга арттырыла. Бу төр ярдәмне яңа учреждениеләр күрсәтә башлый, шулай ук өстәмә ярдәм төрләре дә кертелә”, - диде Айрат Фәррахов. 2009 елда планда 1187 кеше булса да, федераль клиникаларга 2136 пациентны җибәрү мөмкин була. Быел исә федераль учреждениеләрдә 2400 татарстанлыны дәвалау планлаштырыла.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, министр шулай ук яңа ачылган тернәкләндерү бүлекләре турында да сөйләде. «Югары технологик медицина үзәкләре ачылу белән бергә, республикада тернәкләндерү һәм аякка бастыру үзәкләре дә булдырылган. Анда яңа тернәкләндерү җиһазлары куелган. Без актив рәвештә Россия үзәкләрендә, Алманиядә, Израильдә бу өлкәдә тупланган тәҗрибәне өйрәнәбез”, - диде ул.
«Төп мәсьәлә булып белгечләрне әзерләү мәсьәләсе тора, - дип билгеләп үтте министр. 2009 елда 7423 табиб профессиональ белгечлек алды, белемнәрен камилләштерде, 30 табиб Аурупаның алдынгы медицина үзәкләрендә укып чыкты. Өч ел эчендә Алманиянең Нюрнберг, Берн, Дюссельдорф, Гамбург, Кельн шәһәрләрендә 86 табиб-анестезиолог-реаниматолог, нейрохирург, кардиохирург, травматолог-ортопед һәм онколог стажировка үтте. Бүгенге көнгә югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү буенча белем бирү Үзәгендә 74 цикл оештырылды. Анда Россиянең 52 төбәгеннән 1300 кеше укып чыкты”.