Украина яшьләре өчен Татарстан һәм аның башкаласы Казанга Интернет-экскурсия оештырылган

Бу хакта Кременчугтан Халыкара бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү Ассоциациясе (АСМБР) секретариаты хәбәр итә

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Халыкара бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү Ассоциациясеннән (АСМБР) алынган хәбәргә караганда, 21 июнь көнне әлеге Ассоциация офисында үзенчәлекле чара үткәрелгән. «Биредә Россия Федерациясенең иң кызыклы төбәкләренең берсе - Татарстан Республикасы буйлап Интернет-экскурсия оештырылды. Ассоциация һәм Россия-Украина мәдәни-мәгълүмати үзәге башлангычы белән, Кременчуг шәһәрендә Татарстан Республикасының тарихы, мәдәнияте, географиясе һәм икътисадына багышланган викторина (рефератлар конкурсы) оештырылды һәм әлеге конкурсны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер әфәнде Шәймиев тә хуплады», - диелгән Ассоциация секретариаты хәбәрендә.
 Интернет-экскурсияне Ассоциация президенты Андрей Мельник үткәргән. Халыкара бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү Ассоциациясе карамагындагы халык дипломатиясе үзәгенә җыелган Кременчуг, Комсомольск шәһәрләре һәм Кременчуг районы мәктәп укучылары, студентлары игътибарына республикабызның www.president.tatar.ru, www.tatar.ru, www.tatarlar.ru, www.prav.tatar.ru , www.kermen.ru , www.kzn.ru  һ.б. сайтлары тәкъдим ителгән. Эш барышында меңьеллык Казан шәһәре, аның танылган Кремле һәм республиканың дәүләт символы, икътисады, сәнәгате, мәдәнияте һәм ирешелгән уңышлары турында сүз булган. Катнашучылар алдында Кременчугта яшәүче (элек Казанда торган) Россия-Украина мәдәни-мәгълүмати үзәге активисты Диана Абдуллина чыгыш ясаган.
 Украинадан хәбәр итүләренчә, әлеге викторина үзенең эшен дәвам итә һәм яңа рефератлар алына да башлаган. А.Мельник шулай ук якын арада Татарстан тарихы, мәдәнияте, географиясе һәм икътисадына кагылышлы басмалар җибәртү хакында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән килешенгәнлеге, ә алар, үз чиратында, Ассоциация тарафыннан китапханәләр күргәзмәләренә куелачагы турында белдерә.