Ришвәт алган дәүләт инспекторы хөкем ителгән

Казан шәһәре Яңа Савин районы суды, ришвәт алган чиновникка карата хөкем чыгарган
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Башлангыч тикшерү органнары тарафыннан, Россия техник күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча технологик һәм экологик күзәтчелек идарәсе Идел буе территориаль бүлегендә басым астында эшләүче күтәрелмә җиһазлар һәм корылмалар артыннан күзәтчелек буенча дәүләт инспекторы булып эшләгән Раушан Әхмәтҗанов 128 мең сумнан артык күләмдә ришвәт алуда гаепләнгән.
Газ котельныйларының эшкә әзер булуы турындагы документларга алмашка, Әхмәтҗанов “Саба торак-коммуналь хуҗалыгы” ААҖ, “САБА агрофирмасы” ҖЧҖ директорларыннан һәм “Кәримуллин” шәхси эшмәкәрдән үз максатлары өчен пластик тәрәзәләр һәм ишекләр бирүне таләп итә.
2007 елның 17 нче октябрендә Әхмәтҗановның тормыш иптәше, Әмирхан урамында урнашкан йорт фатирында, югарыда санап үтелгән затлардан 128 мең 149 сумлык 5 пластик тәрәзә һәм 3 пластик ишек кабул итеп ала.
Суд утырышы барышында Әхмәтҗановның гаебе тулысынча раслана. Яңа Савин районы суды карары белән, ришвәт алучы шартлы төстә өч елга ирегеннән һәм ике елга РФ дәүләт хезмәтендә контроль-ревизия вазифасында эшләү хокукыннан мәхрүм ителә, дип белдерә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.